Бүген кич Амирхан улыбызны лагерьдан барып алдык бит. Инде кайтарына күптә калмаган иде... — 25 июля 2026 г. в 18:58:47.790
Бүген кич Амирхан улыбызны лагерьдан барып алдык бит. Инде кайтарына күптә калмаган иде дә, бу көннәрдә сагындым әни дип звонить итте җан кисәкләрем. Бердә өйдән чыгып китмәгән бала өчен 3 атна күбрәктер дип уйладык без. Бергә торган иптәшләре , вожатый апасы ничек итеп озатырга чыктылар аны , сөбханАллаһ. Машинага кереп утырды да, лагерьда Сезне сагындым, хәзер дусларны сагынам инде әни ди. Шушы берничә атна эчендә безнең балаларны гел яңа уеннар, конкурслар, бәйрәмнәр белән сөендереп, күңелләрен күреп торган абый-апайларына, көнгә ничә тапкыр тәмле итеп ашаткан аш-су хезмәткәрләренә , шушы «Нараткай» лагерына, аның җитәкчесе Регина Айратовнага бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Амирхан сөйләп бетерә алмый. Кукмарада балалар өчен шундый ял итү урыны булуына сөенеп кайттым .

