Күзләр өчен кишер, бал һәм лимон
Күзләр өчен кишер, бал һәм лимон 2 (зур) - кишер 1 - лимон 1 стакан - бал Кишерне чистартырга һәм эре угычтан уарга. Банкага салырга. Лимонның кабыгын әрчеп, вак итеп турарга, төшләрен алырга. Лимон кабыгын да кулланырга була, тик аны яхшылап юарга кирәк. Лимонны кишер өстенә өстәргә. Бал агызырга. Яхшылап болгатырга. Капкач белән ябып, 10 көнгә суыткычка куярга. Көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала 1 чәй калагы күләмендә кабул итәргә. Бу рецепт күз сәламәтлеге өчен файдалы, ул бавырны токсиннардан чистарта. Бу катнашма катаракта белән авыручыларга ярдәм итә.
Канал в каталоге Максиметера
13 307 подписчиков · Здоровье