Барыбыз да яраткан көнбагышның файдасы
Барыбыз да яраткан көнбагышның файдасы ✅ Аларда фитостериннар дип аталган матдәләр бик күп. Бу — күп кенә үсемлекләрдә очрый торган кушылмалар. Аларның химик структурасы холестеринга бик охшаш. Шулай итеп, сез кандагы холестерин күләмен киметә аласыз. ✅ Көнбагыш остеопорозны дәвалау өчен дә яраклы. Моның сәбәбе — алардагы кальций, магний һәм фосфор комбинациясе. Бу бары тик әгъзаларның гына түгел, сөякләрнең дә сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк. Ә Е витамины, үз чиратында, буыннардагы авыртуны басарга сәләтле. ✅ Билгеле булганча, магний — нерв системасының сәламәтлеге өчен яхшы ярдәмче. Шуңа күрә нервлар какшаганда көнбагыш ашарга киңәш ителә. ✅ Көнбагыш чәчләрегезне ныгытачак, ә Е витамины тирегезне саклаячак. Әлбәттә, чи килеш ашарга кирәк!
Канал в каталоге Максиметера
13 027 подписчиков · Здоровье