Эч катканда һәм гастрит булганда ашкайнату системасының сәламәтлеген саклау мөһим. Сезг...
Эч катканда һәм гастрит булганда ашкайнату системасының сәламәтлеген саклау мөһим. Сезгә гади һәм нәтиҗәле төнәтмә рецептын тәкъдим итәм. 🌿Алтей тамыры (песи борчагы тамыры)- 1 аш кашыгы 🌿Солодка тамыры (төче тамыр) - 1 аш кашыгы 🌿Гади фенхельнең җимеше - 1 аш кашыгы 🌿Ромашкасы чәчәкләре - 1 аш кашыгы 200 мл су кирәк булачак. Барлык компонентларны катнаштырыгыз һәм шул 1 аш кашыгы катнашмага 200 мл кайнар су салыгыз. Ябык капкач астында су мунчасында (водяная баня) 20 минут кайнатыгыз. Аннан соң 30 минут төнәлеп торсын. Әзер булгач сөзәргә кирәк. Ашкайнатуны яхшырту өчен төнгә 1/2 стакан эчәргә кирәк. Кулланыр алдыннан врач белән киңәшергә онытмагыз! Аллергия булырга мөмкин. Бу төнәтмә файдалы гына түгел, бик ансат әзерләнә дә! Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырту өчен натураль чара бу. http://max.ru/channel_faida