⬆️⬆️⬆️
⬆️⬆️⬆️ Кандала үләне – донник ( үләнен җыярга). Антисептик, антибактериаль үзлеккә ия. Авыз куышлыгы, тән тиресе бозылганда, бетчәләргә каршы кулланыла. Сулыш юлларына да файдасы зур. Авыртуны баса. Яраларны төзәтә. Йөткерү, бронхит, салкын тию, грипп вакытында кулланалар. Гипертония, атеросклероз, стенокардия, коронар кан тамырлары тромбозын дәвалаганда кулланыла. Көзән җыерганнан, йокысызлыктан, нерв системасы көйсезлегеннән шифасы бар. Хатын-кызларның тышкы җенес әгъзаларындагы ялкынсынуларны басарга ярдәм итә, менструаль циклны җайга салырга, климаксны җиңел кичерергә булыша. Тирләтү, какырык куптару һәм йомшарту үзлегенә ия. Үлекле яраларны, эренле бетчә, чуан һәм маститны дәвалаганда кулланыла. Эчү өчен төнәтмә әзерләү ысулы: 2 чәй кашыгы вакланган үләнгә 2 стакан кайнаган салкын су салып, 4 сәгать төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30-40 минут кала, көнгә 2-3 тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәләр. Тирегә ябу өчен: 2 аш кашыгы үләнгә 2 стакан кайнар су коеп, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Киҗе-мамык тастымалны шушы төнәтмәдә чылатып, авырткан буыннарга ябалар. Дәва курсы – 10 көн. Үлекле яраларга сөртү өчен, кандала үләненнән мазь дә ясарга була. Моның өчен: 2 аш кашыгы кипкән үләнне порошок хәленә килгәнче ваклап, 50 г вазелин белән кушалар. Кандала үләне – агулы. Аны авырлы ханымнарга һәм бөерләре авырткан кешеләргә куллану тыела.