Канлы үлән (чистотел) — агулы да, файдалы да. Берсен тамыры белән өзеп, югач, тукымага ...
Канлы үлән (чистотел) — агулы да, файдалы да. Берсен тамыры белән өзеп, югач, тукымага төреп, өч литрлы банкага әче суга 10-15 көнгә салып куегыз. Әче су ул — эремчектән калган су, пахта (майсызландырылган сөт өсте, сөттән май җитештергәндә алына торган өстәмә продукт). Бер аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы шикәр комы яисә йөзем салырга кирәк. Ул оеткы кебек була, әчеп тора. Күптәнге рецепт, бик файдалы. Аннары берәр аш кашыгы эчеп торырга ярый. Кешегә көч бирә, вирусларны үтерә. Әче суга салып эчкән вакытта файдасы гына тия, зыяны булмый. Канлы үләннең кечкенә генә яфрагын алып, ипи белән кушып чәйнәргә дә мөмкин. Күп ярамый, бик көчле, агулы үлән. Үләнче Фирая Захарова киңәше