Һиндыба (цикорий) нәрсәдән файдалы?
Һиндыба (цикорий) нәрсәдән файдалы? Цикорий - эчәклектә уңайлы микрофлора тудыра торган пребиотик. Аның составында В төркеме витаминнары, каротин, органик кислоталар һәм макроэлементлар бар. Ул иммунитетны ныгыта, дисбактериозны киметә, организмны зарарлы матдәләрдән саклый һәм бавырны чистарта, аппетитны яхшырта; канда шикәр күләмен киметергә һәм ябыгырга ярдәм итә, йөрәк эшен тотрыкландыра. Экспертлар панкреатит вакытында (ашказаны асты бизе авырулары) цикорий эчәргә киңәш итә, чөнки ул үт кудыра торган эчемлек булып тора. Шулай ук ул инулин, сумала һәм гликозидларның югары булуы аркасында бавыр циррозы вакытында файдалы. Ә рибофлавин, тиамин һәм аскорбин кислотасы бавыр һәм бөерләрне генә түгел, бөтен организмны да чистарта. ✅ 1 чәй кашыгы вакланган тамырга 1 стакан кайнар су коеп, 10 минут әкрен гына утта кайнатырга. Көнгә 4 тапкыр чирек стакан эчәргә.