Нарат җиләген (брусника) подаградан эчү — 4 марта 2026 г. в 13:43:47.824
Нарат җиләген (брусника) подаградан эчү ✅ Нарат җиләгенең киптерелгән яфракларына (3-4 чәй калагы) бер стакан кайнар су салып, сулы савытка куеп (водяная баня) 15-30 минут кайнатырга кирәк. Суытырга. Җылытып көнгә 3 тапкыр ¼ стакан эчәргә. ✅ Шулай ук термоста төнәтергә дә була. 2 чәй калагы киптергән яфракларын 0.5 литрлы термозка салырга. Кайнар су агызырга. Көнгә 3 тапкыр ¼ стакан ✅ Нарат җиләгеннән чәй дә бик тәмле, файдалы. 1 аш кашыгы җиләге белән яфракларына 1 стакан кайнар су агызасыз һәм 2-3 минуттан эчәргә була. ✅ Җиләкләреннән морс, компот ясарга була. Шулай ук катырырга, песок белән бутап куярга була.