Дару үләне тузганак🌼
Дару үләне тузганак🌼 ✨ Фурункулез, экзема һәм тире бетчәләре булганда 2 аш кашыгы вакланган тузганак тамырын 1,5 стакан суга салыгыз. Әкрен утта 15 минут кайнатыгыз. 1 сәгать төнәтегез. Сөзегез һәм көненә 2-3 тапкыр шуның белән юыгыз. ✨ Артрит булганда Бер чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен бер стакан кайнар суга салыгыз. 10 минут кайнатыгыз, 2 сәгать төнәтегез, сөзегез. Көненә 3-4 тапкыр 1/4 стакан эчегез. ✨ Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен Тузганак тамырларын порошок рәвешенә китереп ваклагыз һәм ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр 1/2 чәй кашыгы кабул итегез. Бал белән кушып кабарга да яки порошокны бал кушылган суга салып эчәргә мөмкин.