ИССОПНЫҢ ФАЙДАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРЕ — 4 октября 2026 г. в 03:41:34.067
ИССОПНЫҢ ФАЙДАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРЕ Иссоп - матур һәм хуш исле үсемлек, аның берничә халык исеме бар: изге үлән, зәңгәр зверовой, хуш исле иссоп, умарта үләне, зәңгәр шалфей. Иссопның составы салкын тию авырулары вакытында уңай йогынты ясый: 🔹коры йөткерү вакытында бронхларда спазмнарны бетерә 🔹какырыкны йомшартып чыгарырга ярдәм итә 🔹антисептик һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә 🔹стафилококк инфекцияләре үсешенә каршы тора 🔹иммунитетны ныгыта, чыдамлыкны арттыра, баш мие эшен стимуллаштыра 🔹составында С витамины шактый күп 🔹кан тамырларын ныгытучы, тирегә файдалы йогынты ясаучы, аны савыктыручы флавоноидлар бар. 🔹тирләүне киметергә ярдәм итә, ә төнге тирләү очрагында иссоп алыштыргысыз 🔹антисептик, зарарсызландыра һәм паразитка каршы тәэсиргә ия 🔹сидек кудыргыч, эч йомшарткыч тәэсиргә ия 🔹эчәклек юлларын һәм бөер авыруларын дәвалауга ярдәм итә 🔹яраларны тиз төзәтергә сәләтле Салкын тиеп йөткереп авырганда 🍃2 аш кашыгы вакланган яфрак белән чәчәкләренә 0,5 л кайнар су салырга да 2-3 минут әкрен утта кайнатырга. Аннан соң, 30 минут төнәткәннән соң, сөзәргә. Тәүлегенә 2-3 тапкыр 100 әр мл эчегез. Күкрәк читлеген иссоп эфир мае белән ышку нәтиҗәле 🍃20 тамчы иссоп маена 40 тамчы үсемлек мае кушыгыз. Шуның белән 10-15 минут күкрәгегезне һәм аркагызны яхшылап уыгыз. Иссопның каршы күрсәтмәләре дә бар: 2 яшькә кадәрге балаларга, йөклелек һәм лактация чорында, гипертония, югары кислоталы гастрит, эпилепсия һәм психик тайпылышлар булганда кулланмаска