Йөрәкне ныгыту өчен
Йөрәкне ныгыту өчен Йөрәк — ул организмыбызның «моторы». Безнең бурычыбыз — бу моторны даими тукландыру һәм ныгыту. Бу рецепт йөрәк мускулын ныгытырга һәм йөрәк эшен яхшыртырга ярдәм итә. 🗒 Әзерләү: Моның өчен бер стакан мүк җиләген юарга. Югач тастылмалга яки кәгазь салфеткага җәеп юган суыннан киптерегез. Аннан соң агач кашык белән изәргә. Шуңа берәр аш кашыгы бал һәм вакланган әстерхан чикләвеге, шулай ук 0,5 кг төшсез йөзем өстәргә. Барысын да болгатырга, караңгы урынга 2 атнага куеп торырга. ✔️ Ач карынга берәр десерт кашыгы кабул итәргә. http://max.ru/channel_faida