Кондыз үләне (вахта трехлистная, трифоль)
Кондыз үләне (вахта трехлистная, трифоль) Өч яфраклы, яфраклары озын саплы, чәчәкләре озын сабакта озынча тәлгәш булып үсә, аксыл-алсу төстә. Сазлыклы урыннарда, күл һәм сазлык буйларында үсә. Май-июнь аенда чәчәк ата. Исе юк, тәмгә бик ачы. Дару сыйфатында чәчәк аткан чорда яфракларын җыялар. Кондыз үләне төнәтмәсе ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, үт бүленеп чыгуын көчәйтә. Аны әчелеге аз булган гастритны дәвалау, аппетитны ачу, үт кудыру өчен кулланалар. Аллергияле дерматоз, псориаздан шифа бирә. Нерв системасын тынычландыру, йөрәк ритмын көйләү (тахикардия), температураны төшерү, эчәклектәге суалчаннарны кудыру үзлегенә ия. Азканлылыктан һәм баш өянәгеннән файдасы бар. Әзерләү ысулы: 1 аш кашыгы кондыз үләненә 200 мл кайнап торган су коеп, 5 минут пешерергә һәм сүндереп, 1-2 сәгать төнәтергә. Ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3 тапкыр эчәргә. Төнәтмәне суыткычта сакларга. Лилия Гәрәева. Файдасы тисен