Герпестан берничә халык киңәше
Герпестан берничә халык киңәше Әгәр иренегездә күперчекләр чыгып өлгергән икән, аларны перекись водорода белән яндыру иң яхшысы. Моны һәр 2–3 сәгать саен эшләгез һәм кичкә иренегез кабат чиста булыр. Бөтнек (мята) эфир мае герпес тимгелен бетереп кенә калмый, ә бик хуш исле дә. Шуңа күрә аны кеше күп булган урыннарда да курыкмыйча кулланырга була: көненә өч тапкыр сөртегез. Герпестан алоэ суы да бик яхшы ярдәм итә. Авырткан урынны һәр 2 сәгать саен алоэ суы белән майлагыз яки яңа өзелгән яфрагын куеп торыгыз. Файдасы тисен