Нифуроксазид: ни өчен ул эчәк инфекциясеннән коткара алмый?
Нифуроксазид: ни өчен ул эчәк инфекциясеннән коткара алмый? Ул һәр өй аптечкасында бар диярлек һәм эч киткән очракта күпләр нәкъ менә шуны ала. Ул шулай ук «Энтерофурил», «Стопдиар», «Диафурил» исемнәре белән дә билгеле. 🦠 Вирусларга тәэсир итми. Бу — микробларга каршы чара, шуңа күрә ротавирус, норовирус яки энтеровирус вакытында аннан файда булмаячак. Ә эчәк инфекцияләрен еш кына нәкъ менә вируслар китереп чыгара. 🔬 Бактерияләргә каршы да ул көчсез. Аның файдасын раслаучы җитди тикшеренүләр юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны вируслы эчәк инфекцияләрен дәвалау өчен киңәш итми, ә АКШта ул гомумән теркәлмәгән. 👶 Франциядә, аны уйлап тапкан илдә, элек аны хәтта бер айлык сабыйларга да биргәннәр. Побочный эффектлары аркасында, хәзер анда аны бары тик олыларга гына рөхсәт итәләр. ✅ Ни белән дәваланырга? Вирустан махсус дарулар юк. Иң мөһиме — күп итеп сыеклык эчү, аеруча регидратация өчен эремәләр, калганы — симптомнарга карап. Бактерияләрдән антибиотиклар, аларны табиб кына билгели. Иң гадиләре аерым микробларга каршы препаратлар. Иң яхшы дәвалау — ул профилактика: чиста куллар, юылган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. Файдасы тисен