Сосудаларны чистарту. Электән килгән рецепт.
Сосудаларны чистарту. Электән килгән рецепт. Кирәк булачак: 3 аш к. - шиповник 5 аш к. - вакланган суган кабыгы 5 аш к. - нарат ылысы Шуларны 1 литрлы термоска салырга. Кайнар су агызырга да ябып куярга. Төне буе торырга тиеш. Иртән сөзәргә. Шуны ашар алдыннан 0.5 стакан көнгә 4 тапкыр эчәргә. 3 атна эчәргә, 2 атна ял итәргә. Һәм тагын дәвалану курсын кабатлый аласыз. Файдасы тисен