Бу гөл бик күп төрле чирләргә файдалы. Иммунитетны күтәрә, суык тигәннән, бронхит, астм...
Бу гөл бик күп төрле чирләргә файдалы. Иммунитетны күтәрә, суык тигәннән, бронхит, астма, пневмания, туберкулез, ашказаны чирләреннән, панкреатит, гастрит, язва, үт куыгында таш булса, бөерләрдә ком һәм вак ташлар булса кудырта, суставлар авыртса, артроз, артрит, ревматизм, радикулит, остеохондроз, миома, фиброма, стоматит, теш казналары канаса, күз күреме начарланса, пешкән, кискән урыннарны дәвалый ушиблардан булыша, лишайны, бетчәләрне бетерә, холестиринны киметә, шикәр чире булганнарга, инсульт кичергәннәргә бик булыша. Аптекаларда настойкалары, мазь, кремнары сатыла. Өегездә әгәрдә үсә икән үзегез настойка ясый аласыз. Яфракларыннан төнәтмә ясап эчәргә була. 700 мл кайнар суга бер зур яки ике кечкенә яфрагын салып төреп куясыз, суынгач төргән әйберен алыгыз. Ике тәүлек торганнан соң ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 0.5 стакан эчәргә. Настойкасын ясар өчен мыекларын алырга кирәк. 9-11 буынлы мыеклары настойка ясар өчен җитешкән булып санала. 15-20 буынны ваклап турап 0.5 л аракыга салып куярга кирәк. 14 тәүлек караңгы урында торырга тиеш. Гел селкеткәләп торыгыз. Әзер настойка шәмәхәрәк төскә керә. 10 тамчыдан башлап эчәргә кирәк көн саен бер тамчы өстәлә. Шулай 30 көнгә кадәр. Аннан соң тамчыларны киметә башлап эчәргә. Мәсәлән: беренче көнне 10 тамчы, икенче көнне 11 тамчы, өченче көнне 12 тамчы.... шулай 30 көнгә кадәр. Бу настойка белән сызлаган, авырткар урыннарны да ышкысаң авырту басыла. (Золотой ус гөле) Файдасы тисен