Ашказанына ачы ризыклар зыянлымы?
Ашказанына ачы ризыклар зыянлымы? ❌ Миф Ачы ризыклар лайланы ярсыта, гастрит һәм хәтта ашказаны җәрәхәтенә китерә. ✅ Чынбарлык Чынлыкта, ачы тәмләткечләр җәрәхәт (язва) һәм гастрит тудырмый, әгәр ашказаны-эчәк юлында алдан ук булган проблемалар булмаса. Моннан тыш, чили борычы, куркума, имбирь һәм сарымсак ферментлар бүленеп чыгуын стимуллаштыра, ризык эшкәртүне яхшырта һәм хәтта бактерияләрдән, шул исәптән язваның төп сәбәбе булган Helicobacter pyloriдан (хеликобактер бактериясе) сакланырга ярдәм итә ала. 💡 Ачы ризыклар кайчан чынлап та зыянлы? — Әгәр инде гастрит, җәрәхәт (язва) яки рефлюкс булса – тәмләткечләр симптомнарны көчәйтеп җибәрергә мөмкин. — Ашказаны сизгер булган очракта, яндыручы ризыклар уңайсызлык һәм изжога тудыра. — Ач карынга куллану лайланы (слизистую) ярсытырга һәм спазмнарга китерергә мөмкин. ➢ Ачы тәмләткечләрдән кайсылары зыянсыз һәм хәтта файдалы? — Куркума – ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия, ашказаны лайласын саклый. — Имбирь – ризык эшкәртүне яхшырта, күңел болгануны һәм эч бүртүдән ярдәм итә. — Корица – кандагы шикәр күләмен нормальләштерә, ризык эшкәртелү начар булганда ярдәм итә. — Кара борыч – туклыклы матдәләрнең үзләштерүен яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә. ➢ Нәтиҗә Ачы ризыклар үзләре ашказанына зыян китерми, ләкин чикне белү һәм ашказаны-эчәк юлының хәлен исәпкә алу мөһим. Азиядә һәм Мексикада кешеләр гомер буе ачы ризыклар ашыйлар – һәм проблемасыз яшиләр! Файдасы тисен