Перейти к содержимому
Максиметер

Берәү шундый киңәш язган гәҗиттә

Берәү шундый киңәш язган гәҗиттә "Елга ике тапкыр кулланам һәм авырмыйм диярлек. Бу рецептны ун елдан артык кулланам инде... Бер генә сезонлы чир дә мине алмый! Соңгы тапкыр кайчан авырганымны хәтерләмим (ике елга бер тапкыр бер көнлек салкын тиюне исәпкә алмаганда)... Гомумән, бу рецептны барыгызга да тәкъдим итәм!" ✅Ингредиентлар: 🔹лимон - 3 шт 🔹әстерхан чикләвеге - 200 грамм 🔹йөзем, күрәгә һәм кара җимеш - һәрберсе 150 грамм 🔹бал - 200 грамм 🔹гөлҗимеш сиробы ✅ Әзерләү: Лимонны, чикләвекне, йөземне, күрәгәне һәм кара җимешне вак итеп турарга һәм пыяла банкага салырга, бал һәм гөлҗимеш сиробы өстәргә, яхшылап болгатырга һәм бер атнага салкын урынга куярга кирәк. Куллану: көнгә бер тапкыр, ач карынга бер аш кашыгы кабарга. Дәвалау курсы - катнашма беткәнче. Мондый дәвалануны елга ике тапкыр, яз һәм көз үткәрергә кирәк, чөнки менә шул вакытта безнең иммунитетыбызга төрле инфекцияләр, сезонлы чирләр белән көрәшергә кирәк. Файдасы тисен

3 258 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 307 подписчиков · Здоровье

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Здоровье»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.