🏆Бүген Ислам үзәгендә «Татар малае, татар кызчыгы-2026» конкурсының муниципаль этабы у... — 25 марта 2026 г. в 13:53:52.245
🏆Бүген Ислам үзәгендә «Татар малае, татар кызчыгы-2026» конкурсының муниципаль этабы узды. 👏🏼Безнең лицейның данын 1И сыйныфыннан Муртазина Зәринә һәм 1А сыйныфыннан Халиуллин Йосыф якладылар. Төрле конкурсларда катнашып, балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, сәдәф тә тактылар, кадак та кактылар, үзләренең нәсел шәҗәрәләре турында да бик матур итеп сөйләделәр. 🏆Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча Муртазина Зәринә «Тырыш кыз» номинациясендә җиңү яулады. Ә Халиуллин Йосыф «Татар малае-2026» конкурсының җиңүчесе исеменә лаек булды. Афәрин, сез булдырдыгыз! Горурланабыз! Җитәкчеләре Сираева Г.Н. белән Сурова А.Ф.га зур рәхмәтебезне белдерәбез!

