Бүген безнең лицейда " Тылсымлы пароль" исемле искиткеч тамаша булды. 2-7 нче сыйныф ук...
Бүген безнең лицейда " Тылсымлы пароль" исемле искиткеч тамаша булды. 2-7 нче сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп Болгар дәүләте,Алып батыр,Алтынчәч,Аҗдаха булган әкияти дөньяга Айгөл һәм Илдар исемле укучылар белән сәяхәт иттеләр.Тылсымлы тәңкә белән уткәнгә дә,киләчәккә дә барып килде балалар.Мавыктыргыч ,тирән эчтәлекле бу тамаша, барысына да ошады.Алар бик теләп Айгөл белән Илдарга ярдәм иттеләр,ярыштылар,кушылып җырладылар,көч бирделәр.Ильяс Халиков җитәкләгән "Минбар" театр төркеменә зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә яңа әсәрләр көтеп калабыз.Әлеге тамаша караган 858 укучыда туган телне,тарихны өйрәнергә кызыксыну уянды.Чараны оештыруда ярдәм иткән сыйныф җитәкчеләренә олы рәхмәтлебез.