Әйдәгез бергәләп татарча Том ям ашын пешерик. Кафеларда еш алабыз, без бик яратабыз шу... — 6 июля 2026 г. в 07:53:58.920
Әйдәгез бергәләп татарча Том ям ашын пешерик. Кафеларда еш алабыз, без бик яратабыз шундый әче ашларны. Шуңа күрә мин еш өйдә пешерәм. Сезгә дә рецепт язып китәм. Кирәк була тавык шулпасы (минеке 1 литр иде). Аны алдан пешереп куябыз. 1 стакан түгәрәк дөгене (200 граммлы стакан) аерым тозлы суда пешереп куйсак, җайлы була. Калын төпле кәстрюлдә май салып башта 1 баш суганны кыздырып алабыз 1 минут чамасы. Шуңа 200 гр чамасы шампионьон гөмбәсен турап салабыз (свежий), 2-3 мин кыздырып алабыз, аннары шул катнашмага Том-ям пастасы салабыз (ул ВБ, ОЗОНда сатыла, аннан башка булмый шул, фотосын беркетәм, шундыйны алып куегыз, ул озакка җитә, аш өчен 1-2 аш калагы саласыз, калганын морозилкада саклыйсыз, бик озакка җитә). Паста салгач, аны 2 мин чамасы кыздырырга кирәк суганлы-гомбәле катнашма белән. Пастаны чамалап салыгыз, бик әче булмасын яме. Аннары салам 1 литр тавык шулпасын (шулпа булмаса, кайнаган су салып та тәмле чыга), 150-200 гр тирәсе вак чери помидор (булмаса, эреләрен вакларга да була), тәменчә тоз өстибез. Шулпа кайнап чыкканнан соң 5 мин чамасы пешереп алам. Шуннан соң шул шулпага чистартылган һәм туралган диңгез ризыклары өстибез. Мин креветка һәм коктеиль из морепродуктов дип аталган катнашма салдым (300-350 гр тирәсе булгандыр). Туңдырылганнары яхшы. Бер дә таба алмасагыз, банкалы в собственном соку дигәннәре бар Пятерочка, Магнит һәм башка кибетләрдә. Аларны яратмасагыз, кызыл балык белән дә пешерергә мөмкин. Бик тәмле чыга. Кем ничек ярата – шулай эшләгез яме. Аш кайнап чыгып 3 мин чамасында пешкәч, мин сливки салам 20-30 процентлы 200 грамм күләмендә. Ул никадәр майлырак булса, шулкадәр тәмлерәк. Аны да кибетләрдә табып була. Кемдер кокос сөте сала. Мин махсус алмыйм, кыйммәтле дә, тәме дә сливкидан аерылмый диярлек. Иң ахырдан лимон согы, сарымсак һәм туралган петрушканы (башка үләннәр дә ярый) салып, ашны сүндерәбез. Ул әзер! Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән дөге куябыз. Ашка аны һәркем үзенә кирәгенчә генә куша. Тәмле булсын. Сезнең Лилиягез.

