Эниемнән карлыган вареньесы рецепты. Кубегез шулай ясыйдыр. — 13 июля 2026 г. в 19:11:57.821
Эниемнән карлыган вареньесы рецепты. Кубегез шулай ясыйдыр. Кара карлыганнан "Пятиминутка" вареньесы. Аны кайнату өчен бернинди үлчәү дә кирәк түгел. Бар да стаканлап үлчәнә. Варенье тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә. Зур табакка яисә кэстрюльгэ 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе сироп кайнатабыз. 20 минуттан соң сиропка 15 стакан юылган кара карлыган салабыз. Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз. Вареньега тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Суынгач, банкаларга тутырабыз. Стакан су очен дә, карлыган хэм песок очен дә бер тосле булырга тиеш

