Кыяр тозлаунын ин яратып куллана торган рецептны тагын язып китэм. Чыннан да бик тәмле,...
Кыяр тозлаунын ин яратып куллана торган рецептны тагын язып китэм. Чыннан да бик тәмле, кетердәп тора. Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашыйлар. Уксусы куп дип язмагыз. Бүген дә 3 чиләк кыярны шушы рецепт белән яптым. Рецепт буенча ясасагыз, ин тэмле рецепт бу диярсез. Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер ( гвоздика) һәм сарымсак салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз да ябып куябыз. 🤗🥒🤗 Ясап карагыз. Баллы да уксуслы да булмый. Кетердэп тора торган кыярлар, ассорти өчен дә бик яхшы . Сезнен Лилиягез