Корт (кызыл эремчек) ясау тәртибен куям. Мин ничек ясыйм, шулай язам. — 4 сентября 2026 г. в 06:51:52.925
Корт (кызыл эремчек) ясау тәртибен куям. Мин ничек ясыйм, шулай язам. Гаеп итеп, мин уксус яки кефир салмыйм, йомырка нэрсэгэ дигэн комментарийлар язмагыз. Сездэн кинэш сорамыйм, бик яхшы уземнен кызыл эремчек (корт) ясау рецептын язам. Бу рецепт белән йомшак корт килеп чыга. Мин уксус белэн эретэм. Мин 5 литр сөттән ясадым бу юлы. 5 литр сөтне калын төпле кәстрюльгә салырга һәм кайнатырга утыртырга. Ул кайнаган арада бер савытка кефир 1 пакет салырга, 2 йомырка сытарга, 3 аш кашыгы уксус салып болгатырга. Сөт кайнап чыгар алдыннан шушы смесьне болгатабыз. Эремчек аерылырга тиеш шул арада. Болгата болгата эремчек төшерәбез. Шуннан әкрен утта кызырганчы кайный. Озак процесс. Тиз генә булмый. Минеке 3 сэг кайнады. Сундерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз. Минем рецепт белән ясап карагыз. Бик тәмле корт килеп чыкты. Сезнең Лилиягез

