Бакчабызда үсте борыч,
Бакчабызда үсте борыч, Яп-яшел һәм зур үзе. Витаминга бик тә бай ул, Шатландыра һәр күзне! Бакчабызда уңыш җыю: татлы борычлар өлгерде! 🌶🌶🌶 11 төркемдә яшелчә бакчабыздан татлы борыч уңышын җые алдык! Тәрбиячеләр белән бергә балалар җәй буе борычларны карадылар: су сиптеләр, чүп үләннәрен утадылар. Һәм менә нәтиҗә — колач тулы тәмле борычлар! Бу эшчәнлек балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияли, аларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Ирекле хезмәт балаларга бик ошады, һәркем үзенең өлешен кертергә тырышты. Ахырдан исә түтәлебезне киләсе бакча елына әзерләп калдырдык👍👍👍