🧑🍳👨🍳🧑🍳Бакчада пешекчеләр көне
🧑🍳👨🍳🧑🍳Бакчада пешекчеләр көне Бүген без бакчада Пешекчеләр көнен бәйрәм иттек! Балалар пешекчеләргә рәхмәт әйттеләр, аларның авыр, ләкин бик кирәк булган хезмәтенә ихлас игътибар белдерделәр. Пешекче апалары балаларга ашханәдә эш барышын күрсәттеләр: ингредиентларны санау, калынлыкны үлчәү, савыт-саба юу кагыйдәләре турында сөйләделәр. Төркемдэ төрле уеннар уздырылды. «Ашханә табыннары» — балалар карточкалардан кирәкле ризыкларны сайлап, табынны тәртипле итеп әзерләделәр; «Нәрсә кирәк?» — пешекчегә эшләү өчен кирәк булган предметларны (кашык, чүмеч, пычак, такта һ.б.) Bee bot бал корты 🐝 ярдэмендэ таптык һәм аларның ни өчен кирәк икәнен сөйләдек; «Нинди аш?» — ризык сурәтләре һәм ингредиентлар буенча балалар ашны нинди икәнен әйттеләр. Шулай ук «Альяпкыч»кисеп ябыштыру эшен башкардык. БИК кунелле булды🧑🍳👨🍳🧑🍳👨🍳