Бүген, 26нчы апрель - бөек татар шагыйре, милләтебезнең горурлыгы һәм якташыбыз Габдулл... — 26 апреля 2026 г. в 17:25:39.988
Бүген, 26нчы апрель - бөек татар шагыйре, милләтебезнең горурлыгы һәм якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көн.Арча җире — Тукаебызны дөньяга бүләк иткән, аңа илһам биргән изге төбәк. Тукай безнең өчен бары тик шагыйрь генә түгел, ул — татар җанының көзгесе, телебезнең сакчысы һәм мәдәниятебезнең нигезе. Аның иҗаты — таушалып бетмәс хәзинә, ә аның сүзләре һәркайсыбызның йөрәгендә балачактан ук яши. Бөек шагыйребез үзенең «Туган тел» шигырендә болай дип язган: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әмкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы». Бу сүзләр бүген дә безнең өчен аманат булып яңгырый. Тукай рухы безне берләштерсен, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне сакларга көч бирсен.Тукаебызның исеме һәм җырлары һәр йортта яңгырап торсын! #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

