✨Мирас булып калган иҗатыңда — 26 апреля 2026 г. в 05:06:15.470
✨Мирас булып калган иҗатыңда Күпме рухи байлык, тәрбия. Милләтемнең мәшһүр Тукае син, Синең алда халкым баш ия. Илһам чишмәң, моңлы аһәң булып, Йөрәк түрләреннән агылган. Җуелмаслык хәзинәләр булып, Безнең күңелләргә салынган. Сабый күңеленә ак юл яра Күбәләгең белән Акбаең. Онытылмый, чүлмәкләргә төшеп, Тычкан язган синең ак маең. Урманнарга керсәң, Шүрәлең дә Килеп чыгар төсле – өркетә. “Тәфтиләү”ең, бәгырьләрне айкап, Күңел кылларын да җилкетә. Җилләр килеп чиртсә тәрәзләргә, Су анаң бит төшә исләргә. Әкиятләр аша нокта куйдың Ярамастай яман эшләргә. “Туган тел”ең җырлап тәмамлана Тантаналар, бәйрәм, кичәләр. “Без – Тукайлы, моңлы халык”, – диеп Җавап бирик, “Кем сез?” – дисәләр. (Лилия Сәлахова)

