Перейти к содержимому
Максиметер

Татар иле Татарстан,

Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син - рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның. Күп илләрдән калыштың син, Күрдең алар узганны... Әкрен генә күмә барды Сине тарих тузаны. Һәм син яңадан калыктың! Иртә чыктылар ясин... Әй, Бөек Болгар оныгы, Тарихлы да, яшь тә син. Көчле дә син, җитез дә син - Атлан акбүз атыңа Һәм куа чык алга киткән Ил-дәүләтләр артыннан! Яшелле, аклы, кызыллы Әлемең җилфердәсен,- Әй, Казан ханлыгы улы, Тарихлы да, яшь тә син! Олпат та син, горур да син, Ниятең пакьдин пакьтер- Син шатлыктан елый белгән Баһадир кебек матур! Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың; Син - рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның! Ренат Харис Бүген Татарстан Республикасының хокукый статусын, гражданнарының хокукларын һәм бурычларын, дәүләт нигезен билгели торган төп канун - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. Республикабызның куәте тагын да артсын, даны-шөһрәте еракларга таралсын! Бәйрәм белән! #вакыйгалар #татар_акылы

65 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

181 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.