МАДОУ "Детский сад № 261" Советского района г. Казань "СӘЙЛӘН"
Образование · 28 февраля 2026 г.
👏 30 гыйнвар көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Йолд... — 28 февраля 2026 г. в 16:50:54.272
👏 30 гыйнвар көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр арасында "Тәмле сүзләр" дип аталган Ill Республикакүләм бәйге узды. 1️⃣ Безнең кечкенә йолдызчыгыбыз Гөмәрова Әминә "Әни -кояш" шигырен сөйләп, мактаулы 1 нче урынны яулады. 🌟 Чын күңелдән котлыйбыз! 🥰 Әминәгә киләчәктә дә иҗади җиңүләр, илһам һәм якты хисләр телибез. Киләчәк буынның туган телебезне, шигъриятне хөрмәт итүе, яратуы безне бик куандыра!

