🌼 День семьи, любви и верности! — 8 июля 2026 г. в 12:32:50.980
🌼 День семьи, любви и верности! 💯Безнең 4 нче,8 нче һәм 13 нче төркемнәрендә бик матур көн! Һава торышы да кояшлы, күңелләр дә күтәренке. Бүгенге темабыз — ромашкалар! Иртәнге аштан соң барыбыз да урамга чыктык. Асфальт юл ап-ак кунык белән диярлек капланган иде. Асфальтта зур-зур ромашкалар "ачылды". 💫Кемдер сабагын ясады, кемдер сары уртасын сызды, ә кайберәүләр ап-ак таҗларын матур итеп тезделәр. Безнең ишегалды хәзер әкияти болынны хәтерләтә. ✏️🎨 Төштән соң группабызга кердек. Өстәлләрдә инде кәгазь битләрендә ромашка рәсемнәре ята иде. Аларның таҗлары әле буш — аларны һәр бала үзенчә тырышып ясады. Менә ничек матур килеп чыкты! 🌼🌼🌼 Ромашка — ул безнең илдә иң яраткан чәчәкләрнең берсе. Ул тугрылыкны, сафлыкны һәм мәхәббәтне аңлата. Бүгенге көнебез файдалы да, күңелле дә үтте!

