🌽Нәрсә ул кукуруз?
🌽Нәрсә ул кукуруз? 👩🦰👩👨🦱Без 13нче төркем балалары белән кукуруз күчәне турында сөйләштек. Кукуруз-ул кырда үсә торган биек үсемлек. Аны "алтын бөртек" дип тә атыйлар, чөнки аның бөртекләре сары һәм баллы. Һәр күчәнендә йөзләрчә бөртек була. ☀️Без балалар белән күчәннең кабыгын салдырдык, эчендәге сары бөртекләрен күчәннән аердык. Аларның шома, каты һәм сары икәнен белдек. Һәр бөртек-кечкенә алтын төймә кебек. Шул бөртекләрдән кояш ясадык. Кукуруздан ботка пешерүләрен, попкорн ясауларын белдек. 💯Кукуруз-файдалы һәм тәмле үсемлек!