***Алтын көз***
***Алтын көз*** Табигатнең матурлыгы, Йөрәкне тәэсир итә. Иллаһи көч, серле мизгел, Гүзәл җирләрдә йөртә. Җан авазы белән дәшеп, Яфраклары җелферди. Алтын көзнең мизгелләре, Йөрәгемдә ул дөрли. Алтын көз үзенчәлекле, Гүя бар аның җаны. Гүзәллеккә таң калырлык, Туган ягымның даны. Табигаткә гашыйк җаным, Көндә шунда омтыла. Искиткеч алтын көзебез, Борчу мәшәкать онтыла. Туган җир төбәгебездә, Тормыш юлыбыз узсын. Озак еллар алтын көзне, Каршы алырга язсын. Мул уңышны биргән көзгә, Мең рахмәтлебез аңа. Сау-сәламәт яшәү язсын, Тынычлык табып җанга. Фәридә Ибраһимова. 16.10.26. ✅ Мы в Max l Наш Чат