***Сандугачлар моңлы кошлар***
***Сандугачлар моңлы кошлар*** Сандугачлар җыр сузалар, Күңел кылына кунып. Бәхетле гомер кичереп, Яшәү язсын куанып. Сандугачлар моңлы кошлар, Сайрамый яши алмый. Күңелне моңнар сарганга, Җыр-моңсыз яшәп булмый. Моң яшәтә,җыр яшәртә, Тормыш юлын узганда. Иллаһи көчләр өстәлә, Моңлы җырлар сузганда. Халыкчан җырлар яңгырый, Гади булсада гадел. Зур хормәткә лаеклы сез, Булсын сезнең гел кадер. Сезнең моңнар йөрәк түрендә, Яшибез илхам алып. Моң чишмәгез саекмасын, Ургылып торсын агып. Зур уңышка ирештегез, Бердәм булыйк гомергә. Сахнә яшәеш тормыш юлы, Берләштерде ул бергә. Зур уңышлар насыйп булсын, Курешербез без тиздән. Шат елмаю сүрелмәсен, Нур балкысын күз-йөздән. Без телибез исәнлек-саулык, Чиксез галәм киңлеген. Татып-тоеп яшәү язсын, Доньябыз иминлеген. Сезнең җырлар безгә юаныч, Аерым кайгы килмәсен. Яраткан газиз халкыбыз,, Авыр тормыш күрмәсен. Бәхетегез янәшә булып, Сау-сәламәт булыгыз, Озын булсын,балкып торсын, Сезнең гомер юлыгыз. Җырлап яшик,җыр яшәртә, Тынычлык иңә җанга. Татарның көйле моңнары, Сеңгән ул, безнең канга! Фәридә Ибраһимова. 29.10.26. ✅ Мы в Max l Наш Чат