🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На т... — 29 мая 2026 г. в 13:20:13.708
🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На титул претендуют 10 красавиц. 🌟 Знакомьтесь - Гареева Ализа Рустамовна 🥰 🌟2026 елның “Сабантуй гүзәле -Татар кызы” бәйгесендә катнашырга теләүче кызларыбыз күп булса да, жюри тарафыннан 10 кыз финалга сайлап алынды 🌟 Таныш булыгыз - Гәрәева Ализә Рөстәм кызы 🥰 Туган елы: 2007. Туган төбәге: Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылы. Үзе турында кыскача мәгълүмат: Мин — гаиләдә иң өлкән бала. Өч бөртек энемә — терәк, үрнәк һәм назлы апа. Зур һәм тату гаиләдә үсүем — минем иң зур бәхетем. Мин гаиләбезнең уң кулы. Бу җаваплылык мине кечкенәдән көчле, сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтте. Мәдәният дөньясына мине язмыш үзе алып килде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 3нче курсында «Актерлык осталыгы» белгечлегендә укыйм. Укуым минем өчен — ул илһам чыганагы. Көн саен диярлек чаралар, репетицияләр, сәхнә... Шигырьләр — минем җанымның көзгесе. Аларны яшен тизлегендә истә калдырып, сәхнәдән тамашачы йөрәгенә җиткерү — минем иң яраткан шөгылем. Татар кызы — ул тырыш кына түгел, уңган да булырга тиеш. Аш-суга да остамын. Әниемнән һәм Дәү әниемнән калган рецептлар — минем өчен иң зур хәзинә. Милли ризыклар аша мин халкымның үткәненә кагылам. Тормыш девизы: “Сәнгать — җанымда, халкым — йөрәгемдә, гаиләм — канатларым!». Конкурста катнашуның максаты: Минем төп максатым — заманча татар кызының образын күрсәтү. Яшь буынга татар кызының уңганлыгын, күркәмлеген һәм заман белән бергә атлавын күрсәтү. Милли ризыкларыбыз, җыр-биюләребез аша татар җанын дөньяга танытырга телим». Поддерживаешь? С тебя лайк ❤ ✅ Мы в Max l Наш Чат

