🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На т... — 30 мая 2026 г. в 13:20:12.824
🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На титул претендуют 10 красавиц. 🌟 Знакомьтесь - Даутова Ильвина Ильназовна 🥰 🌟2026 елның “Сабантуй гүзәле -Татар кызы” бәйгесендә катнашырга теләүче кызларыбыз күп булса да, жюри тарафыннан 10 кыз финалга сайлап алынды 🌟 Таныш булыгыз - Даутова Ильвина Ильназ кызы 🥰 Туган елы: 2009. Туган төбәге: Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Югары Козгынчы авылы. Үзе турында кыскача мәгълүмат: Мин икенче бала булып, бик иҗади гаиләдә тәрбияләндем, анда һәркем үзенә бер төрле сәләтле. Әбием моңлы итеп җырлый, бабаем оста гармунда уйный, әтинең апасы бик күп җырлар авторы, әтием исә җырчы. Шундый иҗат мохитендә үсеп, мин дә бу гаилә традициясен дәвам итергә булдым. Яраткан шөгыле: Мин – бик күпкырлы шәхес. Бию дә, җыр да башкарам, оста актерлык сәләтенә дэ ия. Шуның аркасында төрле бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйм. Лицеемда мин әйдәман (председатель) һәм актив эшчәнлек алып барам. Татар мәдәнияте – минем күңелемә иң якын тема, аерым игътибарны милли җырлау осталыгына юнәлтәм. Җыр аша мин халкыбызның серле дөньясын, тарихын һәм гүзәллеген тамашачыга җиткерәм. Һәм әлбәттә әнием белән бергә татар халыкның милли ризыкларын пешерергә яратам. Мин «Татар кызы» конкурсында катнашырга булдым, чөнки бу – милләтебезнең рухи мирасын, телебезнең матурлыгын һәм әдәп-әхлак байлыгын яңа буынга күрсәтү өчен бер мөмкинлек. Конкурс миңа заман һәм гореф-гадәт арасындагы күпер булырга, татар хатын-кызының зирәклеген, сабырлыгын һәм милли горурлыгын чагылдырырга ярдәм итәчәк. Девиз: «Туган телең – рухың шифалы чишмәсе, Әдәбең – күңелең көзгесе, Белемең – киләчәгең йолдызы. Мин – татар кызы – горефтә гасырлар сагында, Заманда зарыккан җаннарга нур сибәмен.» Поддерживаешь? С тебя лайк ❤ ✅ Мы в Max l Наш Чат

