🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На т... — 1 июня 2026 г. в 13:20:24.778
🌟 На мамадышском празднике «Сабантуй - 2026» пройдет финал конкурса «Татар кызы»! На титул претендуют 10 красавиц. 🌟 Знакомьтесь - Давыдова Алина Васильевна 🥰 🌟2026 елның “Сабантуй гүзәле -Татар кызы” бәйгесендә катнашырга теләүче кызларыбыз күп булса да, жюри тарафыннан 10 кыз финалга сайлап алынды 🌟 Таныш булыгыз - Давыдова Алинә Василий кызы 🥰 Туган елы: 2006 Туган төбәге: Мамадыш шәһәре. Үзе турында кыскача мәгълүмат: язның иң гүзәл мәлендә — май аенда Мамадыш шәһәрендә туганмын. Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә 9 ел белем алганнан соң, Мамадыш политехника көллиятенең IT-системалар факультетына укырга кердем. Быел укуымның соңгы, 4 нче курсын тәмамлыйм. Балачактан биюгә һәм моң-җырга гашыйк булып үстем, 6 ел «Каприз» бию коллективында чыгыш ясадым. укуга, үсешкә тырышучан, заманча белем белән бергә милли тамырларны беләм. Гаиләне олылыйм, гореф-гадәтләрне саклыйм. Яраткан шөгеле: Фото һәм видеороликлар төшерү, бию, милли аш-су әзерләү һәм өйне җыештырып, "корт" кебек тырышып яшәү. Тормыш девизы: «Кеше фикере сине куркытмасын. Үз юлыңнан баруыңны дәвам ит». Конкурста катнашуның максаты: Татар халкының һәм туган ягымның милли гореф-гадәтләрен саклап калу, гаилә тарихын һәм татар мәдәниятен йөрәк аша тамашачыга җиткерү. Поддерживаешь? С тебя лайк ❤ ✅ Мы в Max l Наш Чат

