Мамадыш районында яңартылган мәчет һәм яңа янкорма мәдрәсә ачылды
Мамадыш районында яңартылган мәчет һәм яңа янкорма мәдрәсә ачылды Югары Кыерлы авылында истәлекле вакыйга - яңартылган мәчет һәм мәдрәсә ачылды. Тантанада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин да катнашты. Бу изге эшнең инициаторы Илгизәр Нуриәхмәт улы Хисмәтуллин. Ул чыгышы белән шушы төбәктән, биредә туган, үскән - игелекле йөрәкле кеше. Туган ягыбының рухи мирасын сүз белән түгел, эш белән кайгыртучы кеше. Ачылу тантанасына халык күп җыелган иде. Дәрәҗәле кунаклар - читтән килгән имамнар һәм хәзрәтләр дә катнаштылар. Әйтергә кирәк, мәчет күп еллар эшен алып барса да аның бүгенгесе көнгә кадәр исеме булмый. Чарада бөтен халык бертавыштан аны шушы җирлекнең абыстае, Илгизәр Нуриәхмәт улының әнисе - Нурия абыстай хөрмәтенә атарга карар кылды. Хәзер биредә яшәүчеләрнең яңартылган мәчете генә түгел, дин һәм гореф-гадәтләр нигезләрен өйрәнә алырлык мәдрәсәләре дә бар. Бәйрәм кунаклары өчен чәй өстәле оештырылды-кунакларны пылау һәм коймак белән сыйладылар. Җылылык һәм кунакчыллык атмосферасы бу көнне чын мәгънәсендә онытылмаслык итте. "Бездә туган якның рухи мирасын сүз белән түгел, эш белән кайгыртучы кешеләр барлыгын аңлау сөендерә. Бу урын кешеләргә күп еллар хезмәт итсен, ә мәчет-мәдрәсә диварларында һәрвакыт догалар яңгырасын, тынычлык, татулык һәм яхшылык хөкем сөрсен!"—дип билгеләп үтте Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин.