Перейти к содержимому
Максиметер

5 нче ноябрь көнне Олыяз лицее укытучылары, укучылар белән берлектә татар халкының Бөек...

5 нче ноябрь көнне Олыяз лицее укытучылары, укучылар белән берлектә татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган “Тукай-Кырлай” музеена сәяхәткә бардык. Музей экскурсоводы  тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы белән безне шагыйребезнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормышы сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды. Сәгъди абзый һәм бай йортында да булдык. Кырлайның гүзәл табигатендә урнашкан, тирә-як урманнарында яшәүче Шүрәле, күл буенда елап утыручы Су анасы белән дан тоткан бу авыл безгә бик ошады. Габдулла Тукайның бала-чагы, Урал, Казан чорындагы иҗаты, сынлы сәнгать күргәзмәсе, музейда куелган әкият геройларының сыннары, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу безгә тарихи истәлекләрне барларга зур мөмкинлек бирде. Һәр караган корылма, экспонат күңелебездә ниндидер хис-тойгы уятты. Тел белән әйтеп бетерә алмастай хис-кичерешләр белән, рухи азык алып, сәяхәтебездән канәгать калып, кайтыр юлга кузгалдык. Туган җирең, халкың турындагы Шигырьләрең мәңге яшь синең, Син үзең дә безнең күңелләрдә Япь-яшь Тукай булып яшисең. — Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь, Син мәңгегә безнең арада. Мәңге колач, шат шигырьләреңнән Туган халкың көдрәт көч ала.

76 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

192 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.