Бүген лицеебызда күркәм бәйрәм - "Татар кызы 2026" бәйгесе булып узды. Биредә шәһәребез... — 21 мая 2026 г. в 09:57:14.477
Бүген лицеебызда күркәм бәйрәм - "Татар кызы 2026" бәйгесе булып узды. Биредә шәһәребезнең иң гүзәл, иң булган 7 кызы катнашты. Алар визитка, кул эше, җанлы әңгәмә, иҗади номер кебек конкурсларда көч сынашты. Безнең лицеебыз данын 6 "В" сыйныф укучысы Гәрәева Мәликә яклады. Ул бу бәйгедә 2нче урынга лаек булды. Мәликәне, аны әзерләгән сыйныф җитәкчесе Зилә Дамировнага, әти-әнисенә һәм бәйгене оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

