8 сентябрь — Россия халыклары телләре көне. — 8 сентября 2026 г. в 11:59:55.081
8 сентябрь — Россия халыклары телләре көне. Әлеге мөһим көн уңаеннан рус теле дәресләрендә өлкән сыйныф укучылары диктант язды, үзләренең белемнәрен һәм дөрес язу күнекмәләрен сынады. Шулай ук татар теле укытучылары җитәкчелегендә укучылар дөрес язуга, туган телләргә һәм бөек илебез халыкларының мәдәни төрлелегенә багышланган искиткеч концерт әзерләделәр. Чара барышында җырлар, шигырьләр һәм иҗади чыгышлар ясалды. Алар Россия халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм хөрмәт итүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искәртте. Сүзгә, китапка һәм туган телгә мәхәббәт безне яңа белемнәргә һәм ачышларга илһамландырсын!

