✨ Өлкәннәр көнендә җылы очрашу ✨
✨ Өлкәннәр көнендә җылы очрашу ✨ 1нче октябрь — Өлкәннәр көнендә без, «Йолдызлар» отряды тимурчылары, Фәния апа Калметованы бәйрәм белән котларга бардык. Фәния апа 1934 нче елда Башкортстанда туган. Ул безгә үзенең балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында сөйләде. Фәния апа озак еллар китапханәче булып эшләгән, бәйрәмнәрдә яттан шигырьләр сөйләгән. Мин дә аны бәйрәм белән котлап, Роберт Миңнуллинның «Кунакка килегез» шигырен сөйләдем. Соңыннан тәмле күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчтек. Фәния апага ныклы сәламәтлек теләп саубуллаштык. Бу очрашу күңелләребездә озак сакланыр. Өлкәннәр белән аралашу, аларның истәлекләрен тыңлау безнең өчен бик кызыклы һәм кадерле булды. ✍️ Диләрә Ханнанова, Яр Чаллы шәһәре, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат