🌸Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел! — 28 апреля 2026 г. в 11:55:28.985
🌸Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел! 📚Мәктәбебездә Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай безнен кунеллэрдэ» дип исемлэнгэн нэфис суз остасы бэйгесе , рәсем ,укучыларнын кул эшлэре күргәзмәсе үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрендәге образларны, туган як табигатен , әкият геройларын үз рәсемнәрендә , эшлэрендэ чагылдырдылар. Күргәзмәдә «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» кебек билгеле әсәрләргә ясалган сурәтләр аеруча күңелгә хуш килде. Балаларның иҗаты Тукай мирасына ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган. Кыска гомерле булуына да карамастан, әтисез-әнисез үскән бала татар халкына бәяләп бетергесез, тиңсез мирас калдырды. Аның әсәрләрен дөньяның төрле телләрендә укыйлар. Безнен балаларыбыз һәрберсе үз туган — татар телендэ Тукай шигырьлэрен сойлэп, коч сынаштылар. Укучыларыбыз сәнгатьле уку осталыгын, артистлык сәләтләрен курсэттелэр.📚📕 Нэфис суз остасы бэйгесе , кургэзмэ шагыйрьнең юбилеена багышланды.

