Хөрмәтле бүгенге күркәм бәйрәмне оештыручы коллегаларым, барыгызга да зур рәхмәт
Хөрмәтле бүгенге күркәм бәйрәмне оештыручы коллегаларым, барыгызга да зур рәхмәт ❤️❤️❤️ Бик матур бәйрәм булды🌹🌹🌹 Гимназия хуҗаларына- әзерләүче укытучыларга, Айсылу Шәймәрдановнага, Гөлчәчәк Абдулловнага, Лилия Фановнага, Тәнзилә апага, гомумән, Фәнир абыйга һәм аның карамагындагы Татар үзәгенең учагын сүндермәүче милләттәшләребезгә, укучыларын барлап килгән барлык ана теле укытучыларына да Аллаһ ярдәмен, көчен куәтен биреп торсын🤲🤲🤲 Икеләтә рәхмәт Лилия Фановнаның гаиләсенә - иптәшенә, улына- музыкаль күчтәнәчләре өчен💯 Әлбәттә, туган телләрен сакларга омтылып, өйрәнеп, укытучыларын тыңлап чыгышларда катнашкан укучыларыбызга һәм аларның ата- аналарына мең рәхмәт❤️❤️❤️ Балалар иманлы,ихсанлы,ата- аналарга итәгатьле, кешелекле булып үссеннәр🤲🤲🤲 Сәламәтлеккә төренеп, күңел тынычлыгы белән эшләп яшәргә язсын барчабызга да🤲🤲🤲 #ТугантелемТукайтеле #140ел #Анамтеле