МАОУ "Средняя общеобразовательная школа №1" г.Набережные Челны, Республика Татарстан
Образование · 8 сентября 2026 г.
«Россия – халыклар йорты» — 8 сентября 2026 г. в 15:12:16.269
«Россия – халыклар йорты» 2026 елның 8 сентябрендә безнең 1 нче мәктәп базасында «Россия – халыклар йорты» темасына багышланган диктант уздырылды. Әлеге чара Россия халыкларының телләренә, мәдәниятенә һәм күпмилләтле мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Диктантта мәктәбебез укучылары актив катнашты. Укучылар текстны рус һәм татар телләрендә язып, үзләренең туган телгә һәм илебездә яшәүче халыкларның телләренә булган кызыксынуларын күрсәттеләр. Туган тел – һәр халыкның рухи байлыгы, аның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен буыннан-буынга җиткерүче зур хәзинә. Телләр төрле булса да, аларның һәрберсе кешеләрне берләштерә, үзара хөрмәт һәм дуслыкка юл ача. Россия – төрле милләт һәм төрле мәдәният вәкилләре бергәләп яшәгән зур һәм күпмилләтле ил. Безнең көчебез – бердәмлектә, ә байлыгыбыз – күптөрле телләрдә һәм мәдәниятләрдә! Диктантта катнашкан барлык укучыларыбызга активлыклары, тырышлыклары һәм туган телгә булган мәхәббәтләре өчен зур рәхмәт белдерәбез! 🌿 Телләребез яшәсен, дуслыгыбыз нык булсын!

