Бүген Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры, Ульяновс... — 10 июня 2026 г. в 06:28:30.539
Бүген Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы, "Өмет" газетасының якын дусты Мөнирә Мәвлет кызы Джумаева туган көнен билгеләп үтә. Мөнирә Мәвлет кызын чын күңелебездән гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга, милләтебез үсешенә бәһасез өлеш кертүе өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа изге эшендә уңышлар, исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Тагын озак еллар балаларга белем һәм милли тәрбия бирергә, халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга насыйп итсен.

