Премьера! — 7 мая 2026 г. в 05:19:32.225
Премьера! "Кайсыгызнын кулы жылы" - Сергей Быков , MATUR Слушай и сохрани VK music: vk.cc/cXxw7a Слушай и сохрани Yandex music: vk.cc/cXxwbJ Хәсән Туфан ✦ Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? — Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: — Кайт!.. — дип хатлар килделәр... Юллар... озын иделәр... Кайттым. — Бусы алкалары, Бусы — кабере... — диделәр. Әгәр тагын килсәләр, — Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне... #сергейбыковmatur

