Көз — бары тик безнең күңел халәте.
Көз — бары тик безнең күңел халәте. Яз, җәй, теләсә кайсы фасыл, теләсә нинди һава торышы кебек үк. Һәм шуңа күрә бер үк яңгырга кемдер шатлык һәм чистарыну өмете белән кулларын сузар, икенче берәү авыр итеп кашларын җыерыр, үзенең сагышын очраклы бер чишмәгә бушатыр һәм плащын ныграк төймәләр. Һава торышы безнең күңелебездә, ә яңгыр... ул бары тик ява. Яхшылык һәм яманлык, шатлык һәм кайгы төсләреннән мәхрүм ителгән яңгыр безнең күңелләребез аша үтә.
Канал в каталоге Максиметера
956 подписчиков · Книги