Тәрәзәмне шакый ачы яңгыр
Тәрәзәмне шакый ачы яңгыр Күңелләргә салып сагышлар. Сагышларымны үзлэренә алырлык Бармы арагызда танышлар. Яуган яңгырлардан яна йөрәкләр Түзәр аңа ничек күңелләр. Яңгырларга кушылып елый аналар Йөрәккә үтә яшь түгүләр. Шакып тәрәзне яума яңгыр -тукта Җәллә син яудагы улларны. Авыр булса булсын минем үземә Сузармын бәгерем кулларны. Күңелем елый яңгырлардан узып Йөрәккәем сагышка тулган. Әрнешеп улларын көткән анага Кемнәр тыныч кына күз салган. Фаттахова Рузилә
Канал в каталоге Максиметера
956 подписчиков · Книги