Нормабашым
Нормабашым Суфия Мостафина сүзләре. Нурлы, җырлы Нормабашым минем, Былбыл кунып сайрар талларым. Серле каеннарың саклый микән, Яшьлегемнең алсу таңнарын. hаман шулай челтерәп ага микән Аргыякнын чишмә сулары? Ераклардан чакырып үзенә дәшә, Йөгерек сулы Норма буйлары. Чит җирләрдә яшәп калалмадым, Илем, көнем шушы төбәктә. Илләр гизеп тагын сиңа кайттым, Кендегебез монда береккән. Чирәмеңдә үсеп, читкә киткән hәрбер балаң сине сагынган, Үткәннәрдән безнең күңелләргә Хәтер булып күпер салынган, Сагынганда гел исемә төште Авылымның тальян моңнары . Иңнәремнән кочып иркәләде Әниемнең йомшак куллары . Йөрәкләрне тагын бер җилкетеп Тальян гармун әйдә уйнасын Халкыбызның йөзек кашы булган Моңлы җырлар тынып тормасын . Мине монда сагынып көтеп ала , Туган йортым —гомер бишегем. Өй түрендә шаулап гөлләр үссен, Ачык булсын hәрчак ишегең!